Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Игътибар – бәйге

2013 елда Казанда узачак Универсиада һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарының официаль ачылу һәм ябылу тантаналары узачак 45 мең урынлы стадион исем табуга конкурс игълан ителде. Конкурс ике этапта узачак: - беренче этап - 2013 елның 18 гыйнвареннән 24 хәтле вакыт аралыгында үтә. Теләге булган һәркем үз вариантын...

2013 елда Казанда узачак Универсиада һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарының официаль ачылу һәм ябылу тантаналары узачак 45 мең урынлы стадион исем табуга конкурс игълан ителде.


Конкурс ике этапта узачак:
- беренче этап - 2013 елның 18 гыйнвареннән 24 хәтле вакыт аралыгында үтә. Теләге булган һәркем үз вариантын "конкурска" дигән тамга белән pr@tatar-inform.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк.
-икенче этап 2013 елның 25 гыйнвареннән 31 хәтле вакыт аралыгында үтә һәм үз эченә беренче тур нәтиҗәләре буенча" Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында теләге булган һәркем күрсәтелгән аерым бер вариант өчен ачык тавыш бирү мөмкинлеген ала.
Конкурс нәтиҗәләрен Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Татар- информ"мәгълүмат агентлыклары сайтында игълан ителәчәк, җиңүчегә кыйммәтле приз тапшырылачак.
Әлеге конкурс "Татмедиа"Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр һәм "Татар- информ "мәгълүмат агентлыклары тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: универсиада

2
X