Җиләккә салымнар түлибез!?
ЯҢАЛЫКЛАР

Җиләккә салымнар түлибез!?

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кыргый гөмбәләрне, җиләкләрне, чикләвекләрне, каен сутын, орлыкларны һәм дару үләннәрен җыюны, эшкәртүне һәм аларның әйләнешен контрольгә алырга уйлый.

Болар — югары экспорт потенциалына ия кыйммәтле ресурслар, дип саныйлар анда.
Министрлык үзенә аларны җыюны җайга салу хокукын бирергә тәкъдим итә.
Документ фикер алышу өчен хокукый башлангычлар порталында урнаштырылган.
Кыргый җиләк-җимеш, чикләвек һәм гөмбә - кыйммәтле азык ресурсы, ә аларны эшкәртү өлкәсе — «икътисади һәм социаль әһәмияткә ия тармак», диелә документка аңлатма язуында.

http://almet-rt.ru

фото:pixabay.com


Нет комментариев