Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: "Әниле вакытка кайтып киләсе килә"

Яшь барган, олыгайган саен, әни искә төшә.Үзем әни булгач, төннәр буе бала күтәреп йөргәндә бер аңладым әнинең кадерен. Арабыздан киткәненә - 12 ел, көннән-көн күңелемә ныграк җитмәгәнен тоям. Менә хәзер дә эштән арып кайтып тәрәзә янында уйланып утырам. Шәһәр бит... Тыз-быз машиналар чаба. Бөтен кеше каядыр ашкына, яшәргә тырыша. Арып...

Яшь барган, олыгайган саен, әни искә төшә.Үзем әни булгач, төннәр буе бала күтәреп йөргәндә бер аңладым әнинең кадерен.
Арабыздан киткәненә - 12 ел, көннән-көн күңелемә ныграк җитмәгәнен тоям. Менә хәзер дә эштән арып кайтып тәрәзә янында уйланып утырам. Шәһәр бит... Тыз-быз машиналар чаба. Бөтен кеше каядыр ашкына, яшәргә тырыша. Арып киттемме соң тормыш өчен көрәшеп... Күзне йомасы да бер генә көнгә авылга, бала чагыма, әни янына - әниле вакытка кайтып киләсе килә...
Газ кермәгән иде әле ул вакытта авылга. Иртән колхоз радиосы кычкырып җибәргәнгә «дерт» итеп уянып китә идек. Салкын идәннәр... Юрганны өскә каплап, аяк очына гына басып, алгы якка чыгасың. Анда җылы була, чатыр-чотыр килеп мич яна, әни коймак пешерә. Зур табада калын булып пешкән, чәчкә таҗлары кебек бер-берсенә ябышкан коймаклар. Аларны әни өстәлгә җәйгән шадра сөлгегә өеп куя да, канат очына гына каз мае тидереп, майлап чыга иде. Биек, әллә ничә төскә буялган, уртасы тишек агач урындык бар иде бездә. Шул урындыкка теге юрган белән бергә аякларны күтәреп менеп утырасың.Үләннәр кушып пешерелгән чәйне теге коймак белән, кура җиләге кайнатмасы белән пешә-пешә эчәсең. Бармак арасыннан коймакның мае агып чыга...
Аннан градусникны карыйсың да салкын икән бүген, мәктәпкә бармасаң да ярый, дип, әтинең киез итеген, битне кычыттыра торган шарфны, сарык йоныннан бәйләнгән бияләй-башлыкларны киеп, уйнарга чыгып китәсең. Бер проблема юк. Бөтен эш сыерга су бирүдән дә кар көрәүдән гыйбарәт. Уйнап арырга да, өшергә дә өлгермисең , әни инде эштән кайта. Димәк, тагын берәр тәмле нәрсә пешерәчәк...
Ипотека, кредит түлисе дә, балага куртка аласы да, мең төрле проблема чишәсе дә, ашарга пешерәсе дә, керләр юасы да юк. Эх, бер генә көн әни янына кайтып килергә...
Идәнгә утырып, аягын кочаклап акырып елыйсы килә. Чәчемнән сыйпасын, коймак белән чәй эчерсен иде ул. Сырган юрганга төренеп урындыкта утырасым килә... Арыдым мин, җәмәгать...
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ильсия бадретдинова