Картлык ничә яшьтә башлана?
Русиялеләрнең 32 проценты 50-59 яшьлек кешеләрне инде картлар рәтенә кертергә була, дип уйлый.
Шул ук вакытта, илебез халкының 31 проценты ныклы ышаныч белән картлык 60-69 яшьләрдән дә иртә башланмый, дип белдерә. Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге бу хакта кешеләрдән сорау алу үткәргән.
Сорау алуда катнашканнарның 16 проценты картлыкның 70-79 яшьләрдән соң гына башлануына ышана, ә 6 проценты 80не узганнарны гына карт саный.
Халыкның 4 проценты 40-49 яшьлекләрне инде өлкән яшьтәгеләр рәтенә кертә. Ә менә 1 процент картлыкны 40ка кадәр үк башлана, дип уйлый.
Сорау алу нәтиҗәсе картлыкның уртача 63 яшьне үзгач башлануын ачыклаган.
Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев