Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Казан” аэропорты бинасында Тукай портреты һәм шигыре куелган

Татарстан башкаласы аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелергә мөмкин.

“Казан” халыкара аэропорты терминалы бинасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай портреты һәм шигыреннән өзек куелган. Видеоролик “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырылган.
Татарстанда Казан һәм Бигеш аэропортларын мәшһүр шәхесләр исеме белән атауга тавыш бирү 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында финалга өч кеше исеме чыгачак. Дәгъва кылучылар арасында Габдулла Тукай исеме дә бар.
“Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проекты буенча “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тавыш биреп була.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында, “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә үз тавышыңны җиткерергә мөмкин.
“Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең халыкара аэропортларына Россиянең мәшһүр кешеләре исемен таныту максатыннан булдырылды.
 
Фото: https://pixabay.com
 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев