Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан циркында тамаша вакытында филләр сугышкан (ВИДЕО)

Казан циркында филләр катнашындагы тамаша вакытында бер филнең икенчесен сугып ега.

Моны тамашачылар видеога төшереп алган. Тамашачылар тизрәк чыгып китә башлаган. Беркем дә зыян күрмәгән. Цирк директоры сүзләренчә, филнең үзен бу рәвешле тотуы язгы киеренкелеккә бәйле булырга мөмкин.

Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү башлаган. Бу эшкә контрольлек итүче органнарның белгечләре җәлеп ителәчәк. Күзәтү ведомствосы ветеринария законнарының үтәлешен, шулай ук хайваннарны асрау тәртибен һәм шартларын тикшерәчәк.

Моннан тыш, прокуратура мондый чаралар вакытында тамашачыларның иминлеге ни рәвешле тәэмин ителүен дә ачыклаячак. Күзәтү ведомствосы хайваннарны циркта асрау шартларын тикшерәчәк.

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев