Казанда яшәүче рәссам Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мурал ясаган
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда яшәүче рәссам Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мурал ясаган

Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Лениногорск егете Дамир Исламов истәлегенә ясалган мурал Казанның 2 нче Хәрби шәһәрчегендәге йорт диварында барлыкка килде.

Аны рәссам Азат Алиев ясаган.

«Мурал ясау идеясе танк училищесыныкы һәм минеке иде. Исламовның батырлыгы мине илһамландырды. Безнең илебезгә шундый кешеләр кирәк», - диде Азат Алиев.

Муралны ясау өчен берничә көн кирәк булган. Хәзер рәссам эшен тәмамлап килә, Исламовның портреты кичкә әзер булачак.

Фото:   Елена Саляхова / «Татар-информ»

Лениногорск егете Украинадагы махсус хәрби операциягә һәлак булды.  Аңа вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде.


Нет комментариев