Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хөрмәтле аграр тармакта эшләүчеләр, ветераннар!

10 октябрь – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне


 


Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм. Бу бәйрәм җир хезмәтендә эшләүчеләрне, терлекчелектә һәм азык-төлек промышленносте предприятиеләрендә эшләүчеләрне, терлек үрчетү һәм үстерү, чәчү, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.

Лениногорск районында авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә: яңа производство булдыруга акчалар инвестицияләнә, эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программалары гамәлгә ашырыла.


Гомерләрен авыл хуҗалыгы хезмәтенә багышлаган,  хәзер исә яшь буынны тәрбияләргә булышкан авыл хуҗалыгы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Һөнәри осталыгыгыз, туган җирегезне яратуыгыз һәм көннең-көнендә куйган фидакарь хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, югары нәтиҗәләр, эшегездә уңышлар телим.

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев