Киләсе елга картлык буенча бирелә торган пенсия күләме билгеле
Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача пенсия күләме 18 мең 521 сумга кадәр үсәчәк дип белдерде.
«Пенсия фонды бюджеты проекты буенча 2022 елда эшләүче пенсионерларга картлык буенча бирелә торган уртача еллык пенсия күләме 18 мең 521 сум күләмендә каралган», — дип белдерде ул махсус комиссия утырышында. Бу хакта РИА Новости яза.
Элегрәк Россиянең эш һәм социаль яклау министры Антон Котяков РИА Новости белән әңгәмәсендә 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка арта, ә иминият пенсияләренең индексациясе 2022 елда 5,9 процент күләмендә булачак дип белдергән иде.
Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме эшләмәүче пенсионерлар өчен 2022 елда — 18 521 сум, 2023 елда — 19 477 сум, 2024 елда 20 469 сум булачак, диелә бу хәбәрдә.
https://tatar-inform.tatar/news/society/24-09-2021/kil-se-elga-kartlyk-buencha-birel-torgan-pensiya-k-l-me-bilgele-5838990
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев