Киләсе озын яллар кайчан буласы билгеле
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе озын яллар кайчан буласы билгеле

Киләсе озын яллар 1 майдан 5 майга кадәр булачак. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ясаган производство календарендә язылган.

Быел 1 май чәршәмбегә туры килә. 5 һәм 6 гыйнварда шимбә һәм якшәмбегә туры килгән ял көннәре 2 һәм 3 майга күчерелде.

Җиңү бәйрәменә дүрт көн рәттән ял була. Пәнҗешәмбе 9 майдан, якшәмбе 12 майга кадәр Татарстан халкы ял итәчәк. 23 февральдә шимбәгә туры килгән ял көнен 10 майга, җомга көнгә күчерделәр. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182345/


Нет комментариев