Китапханә хезмәткәрләре шәһәр урамында викторина үткәрде (ФОТОЛАР)
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапханә хезмәткәрләре шәһәр урамында викторина үткәрде (ФОТОЛАР)

18 июнь көнендә шәһәрнең Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты кысаларында «Балерина» фонтаны янында әдәби-уен программасы үткәрде.

Лениногорск халкын шәһәр көне белән котлады. Әкият геройлары «Шәһәрем минем-Лениногорск» викторинасы, табышмаклар һәм букросинг уздырдылар. Балалар һәм аларның әти –әниләре китаплар, баллы призлар һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

Ләйсән Галимова, китапханә хезмәткәре
 


Нет комментариев