Конкурсыбыз кызганнан-кыза бара: Казанда яшәүче якташларыбыз Гыйләҗевлар кушылды
“Безнең гаилә"конкурсында катнашасым килү теләге белән сезгә фотолар җибәрәм, дип яза Айгөл Гыйләҗева.
- Тумышыбыз белән Лениногорскидан без. Хәзер Казанда яшибез. Фотода тормыш иптәшем Айдар, кызыбыз Сәйдә һәм улыбыз Таһир белән мин – Айгөл. Һәр җэй саен туган ягыбызга ял итәргә кайтабыз.
Үзем 11нче гимназияне тәмамладым. Аннан ЛМХПУ да (Лениногорск педагогия училищесы) укыдым, ТГГПУның музыка факультетын тәмамладым.
Хәзер Казанда 2 нче номерлы балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшлим. Ирем заводта печатник булып эшли.
Әти-әнием Лениногорск районының Юлтимер авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев