Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус: үлем очраклары һәм инфекция йоктыруның яңа очраклары

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланган.

Шуларның 2се – читтән кертелгән, 22се – контакт нәтиҗәсендә. 6 кеше хастаханәдә, 18е өйдә дәвалана.

8 сентябрьгә Татарстанда 6718 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.Шуларның берсе — 1945 елда туган ир-ат. Ул ике яклы пневмония белән республика клиник хастаханәсенә салына. Пациентның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди хроник авырулары булган.

Covid-19 нәтиҗәсендә барлыкка килгән ике яклы пневмония белән 1959 елда туган Әлмәт кешесе дә шәһәренең йогышлы авырулар бүлегенә хастаханәгә салына. Авыруның хәле озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлаулана. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда Сovid-19 вирусы тарала башлаганнан бирле 64 кеше үлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев