Кичә 15 сәгать 20 минутта юл-транспорт һәлакәте Әлмәт районы Колшәрип авылы янында урнашкан “Кәләй” һәм “Миңлебай” станцияләре арасындагы тимер юлны аркылы узу урынында барлыкка килә.
Каты бәрелүдән 3 вагон рельслар юлыннан чыга һәм йөк машинасының кабинасы зыян күрә.
Алдан фаразлау буенча, сәбәбе -“КрАЗ” йөк машинасының тормозлары эшләүдән туктау. Шофер кабинадан вакытында чыгып өлгерә.
Чыганак:http://16.mchs.gov.ru
Нет комментариев