Куакбаш егете Рөстәм Йосыпов Сургутта да көрәштә батыр калган
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш егете Рөстәм Йосыпов Сургутта да көрәштә батыр калган

Сургут Сабан туенда Әлмәт спортчысы, Куакбаш егете  Рөстәм Йосыпов батыр калган. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

 

Сургутта Сабан туен быел 31 нче тапкыр оештырылды. 

"Әмма мондый  бәйрәм беренче тапкыр узды. Чөнки быел шундый зур чараны Татарстанның нефть башкаласы - Әлмәт шәһәре оештырды. Сургут дәүләт театры каршындагы мәйдан татар-башкорт авылына әверелде. Ике сәхнә эшләде. Анда җирле иҗат төркемнәре һәм Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Күргәзмәләр, уеннар оештырылган иде", - диелә хәбәрдә.  

Фото: almetyevsk.tatar.ru


https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/25/166588/


Нет комментариев