Лениногорск бакчачыларына: РЕДИС ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск бакчачыларына: РЕДИС ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ

Редис нигә әче булып үсә?

Тиешле шартлар тудырылмаганда, редисның вегетация чоры озыная. Мондый редис әче була. 
? Редис нигә ярыла? Моңа суны тигез сипмәү, ягъни корылыктан соң кинәт мул итеп су сибү сәбәпче. 
? Нигә каты җепселле була? Редис — тиз үсә торган культура. Сусыл, баллы булсын өчен, бу таләп үтәлергә тиеш. Ул салкынча температураны һәм даими су сипкәнне ярата. Бу таләпләр үтәлмәгәндә ката, җепселләнә. 
? Редис нигә чәчәк ата? Редис — кыска көн үсемлеге. Көн озынаю, көннәр эсселәнү аны чәчәк аттыра, ул орлык өлгертергә тырыша.

чыганак: https://vk.com/irekmaydani?z=photo-59550939_456240236%2Falbum-59550939_00%2Frev


Нет комментариев