Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Кырымга барачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Кырымга барачак

Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучысы Полина Галимова Санкт-Петербургта узган «Академия Керамики» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды.

 


Әлеге конкурсның бүләге – Кырымга, “Артек” лагеренең тематик сменасына юллама. Полина анда катнашачак. Полинаны һәм укытучысын Асия Гречнаяны котлыйбыз. Әйтергә кирәк, Полина икенче ел рәттән җиңү яулый.

 

Балалар сәнгать мәктәбе

 

 


Нет комментариев