Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Балалар йортында тәрбияләнүчеләр район буйлап экскурсиядә булды

Лениногорск районының бай тарихы белән танышу, нефть әле хыялда гына булган чорларга кайту – каникулда менә дигән мөмкинлек. Лениногорск Балалар йортында тәрбияләнүчеләр каникулны әнә шундый чаралардан башлады.

 

Бер көн дәвамында балалар күп җирдә булды. Әлбәттә, 1нче һәм 3нче скважиналарда булуны алар көтеп алды. Зеленая Рощада Шөгер нефтепромыселы булган урынга куелган истәлек ташын карадылар, Мингәрәев музеенда булдылар. Тимәштә исә Әкълим Мөхәмәтҗанов турында сөйләделәр. Иске Шөгер мәктәбе  балаларның хәтерендә 5 Герой укыган мәктәп буларак истә калачак. “Татнефть” компаниясе Нефть музее экскурсия алып баручысы Әлфия Гайфетдинова аларга бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Сарабикколдагы Нобель скважинасына кадәр барып җиттеләр. Шөгердәге ачык һавада урнашкан музей мичендә пешерелгән коймактан да иң тәмлесе булмагандыр. Биредә һәр экспонат, музейның һәр почмагы алар өчен кызыклы булды.

-    Бүгенге көн эмоцияләргә бай. Беренче нефть табылган җирдә булдык, сөркәләр күрдек. Танылган кешеләрнең кем икәнен белдек. Миңа бик ошады, - ди Балалар йорты тәрбияләнүчесе Юлия.

Мондый гаилә белән сәяхәт (балалар йорты – чыннан да, бердәм гаилә) “Татнефть” компаниясе директорлар советы әгъзасы, балалар йорты попечительләр советы рәисе Рафаил Нурмөхәммәтов, попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” генераль директорының урынбасары Ринат Шәфигуллин ярдәме белән оештырылды.

Юлия Могила

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев