Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалары танылган язучы Галимҗан Гыйльманов белән очрашты (Фотолар)

Язучы, публицист Галимҗан Гыйльманов мәктәп укучыларын әдәби бәйгедә катнашырга чакырды.

 Язучы, публицист, шагыйрь, атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов 1нче апрель көнне Лениногорскиның яшь әдәби талантлары белән очрашуга килде. 

Очрашу шәһәрнең 2 нче урта мәктәбендә булды. “Мин Лениногорскида яшь  каләм осталарының күплегенә инанып, сезгә дуслык тәкъдим итәргә килдем ,- диде танылган язучы, - сезне дә "Глаголица" бәйгесендә катнашырга чакырам.  Шигырь-хикәя,тәрҗемәләрегезне җибәрегез бәйгегә, хәзер мин сезгә дус буларак, аларны тагы да җентекләбрәк укырмын.  Киләчәктә язучы яки шагырь булу иң мөһиме түгел, иң беренчесе – туган телгә мәхәббәт.”  

2 нче  мәктәп укучылары очрашуга  җитди итеп әзерләнүләрен үзләренең берсеннән –берсе кызыклы чыгышлары белән күрсәттеләр.  Янәшәләрендә, әлбәттә көч биреп, ярдәм итүче мөгаллимнәре булды. Укучылар чыгышларын театральләштерелгән күренешләрдән башлады. Аннан башкала кунагына үз ана телләрендә шигырьләр укыдылар.

Галимҗан Хәмитҗанович үзе дә җавапсыз калмады. Ул балалар өчен шигырьләр, пьесаларны да күпләп иҗат итүче дә  бит әле. Очрашуда Лениногорскиның танылган шагыйре Таһир Шәмсуаров та катнашты. Гадәтенчә, өр-яңа шигырен укыды.

“Глаголица” бәйсез әдәби премиясе, танылган шәхесләрнең берсе, шагыйрь Роберт Миңнуллин фатыйхасы белән башланган булган.  Аңа татар һәм рус телләрендә булган эшләр кабул ителә.   Әдәби смена үзебезнең һәм чит илдән килгән 120 баланы кабул итә. Лениногорскиның да яшь әдәбиятчыларын “Глаголица”да катнашырга чакыралар. "Глаголица" бәйсез премиясенең сайты http://https://www.glagolitsa-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев