Лениногорск гимнасткалары Евпаториядә булып кайтты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск гимнасткалары Евпаториядә булып кайтты

Крымда 27 апрель - 8 май аралыгында спортчылар өчен россиякүләм җыеннар узды. Анда илнең төрле регионнарыннан557 спортчы килгән иде. Безнең шәһәрдән 1нче номерлы балалар спорт мәктәбенә йөрүче 5 гимнастка һәм аларның тренерлары Ольга Сучкова барды. Яшь спортчыларыбыз өчен җыен зур тәҗрибә булды. - Мондый очрашу-җыеннар спорчыларга киләчәктә чыгыш ясарга стимул...

Крымда 27 апрель - 8 май аралыгында спортчылар өчен россиякүләм җыеннар узды.

Анда илнең төрле регионнарыннан557 спортчы килгән иде.
Безнең шәһәрдән 1нче номерлы балалар спорт мәктәбенә йөрүче 5 гимнастка һәм аларның тренерлары Ольга Сучкова барды.
Яшь спортчыларыбыз өчен җыен зур тәҗрибә булды.
- Мондый очрашу-җыеннар спорчыларга киләчәктә чыгыш ясарга стимул бирә, өтәргеч булып тора, - диде тренер Ольга Сучкова.

Нет комментариев