Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә җиңелчә җәйге аш рецепты

Кирәк булачак: 3 бәрәңге, берәр сугын һәм кишер, 350 грамм кәбестә, яшел суган һәм укроп, 2 аш кашыгы сое соусы (аны кулланмаска да мөмкин), 30мл үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Кастрюльгә 1,5 литр су салып, кайнатып чыгарырга, бәрәңгене әрчеп шакмаклап турап, шул суга салырга, шунда ук тоз өстәргә кирәк. Суганны турап, кишерне угычтан уып шулпага өстәргә, яраткан кеше суган белән кишерне табада кыздырып та сала ала. Шулай 15 минут кайнатырга. Кәбестәне турап, кул белән уып согын чыгарырга һәм шулпага салырга, шунда ук үсемлек мае да салыгыз. Тагын 5 минут кайнатырга. Аннан соус һәм яшел тәмләткечләр салып, тагын ярты минут кайнатырга һәм тоз-борыч өстәп, тәлинкәләргә салырга. 

фото:/pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев