Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск китапханәсендә “Мәдәни салават күпере” фестивале узды

Шәһәрнең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә этномәдәни фестиваль узды, ул ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Фестивальдә үзәк китапханә укучылары һәм китапханәчеләре, Яңа Сережкино, Мордва-Кармалка китапханәләреннән, 2,3нче филиаллардан, шулай ук “Ак калфак” оешмасы да катнашты.
Бу көнне чуаш, татар, мордва, рус телләрендә җыр, шигырьләр башкардылар. Китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Фестиваль вакытында Мордва-Кармалка һәм Яңа Сережкино китапханәләре белән онлайн тапшыру булды. Алар үзәк китапханә кунаклары өчен шигырьләр укыды,  мордва халык җырларын башкарды. Яңа Сережкинодан исә җирле шагыйрә Антонида Саушкина шигырьләрен укыды, “Сывлам” балалар коллективы чуаш телендә җырладылар
Фестивальгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде. Бәйрәм күңелле узды.

Лениногорск Үзәк китапханәсе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев