Лениногорск көрәшчеләре  республика турнирыннан призлы урыннар алып кайттылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск көрәшчеләре республика турнирыннан призлы урыннар алып кайттылар

Зәй шәһәрендә грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры И.Х.Минһаҗев истәлегенә багышланган республика турниры үтте.

 

Анда Татарстан һәм башкорстанның төрле шәһәрләреннән 140лап көрәшче катнашты. Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар.

Үз үлчәү авырлыкларында Кирилл Бердников һәм  Егор Илюхин җиңүче булды. Икенче урында -Ильназ Салахов, Сергей Чатуров, Богдан Бадрутдинов. Өченчедә -  Азамат Шамарданов, Кирилл Маркин, Данис Кадиханов .

 

Фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән


Нет комментариев