Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мөхтәсибәтендә район имамнары, остазлар, абыстайлар җыелышы үтте

Күптән түгел “Ихлас” мәчетендә район имамнары, остазлары һәм абыстайлары белән җыелыш узды.

Бу хакта “Ислам в Ленингорске” яза. 

Җыелышта Лениногорск районы имам мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов Рамазан аена хас булган темалар турында сөйләде. Шулар арасыннан: айның кайсы көнне башлануы һәм бетүе, фидия, зәкәт, ифтарлар үткәрү, кешеләр белән эшләү, МХОга бәйле мәсьәләләр хакында сөйләнелде.

Абдуразак хәзрәт район остазларына Рамазан аена кагылган фикх мәсьәләләрен аңлатты. Имамнар, остазлар үзләренең сорауларына тулы җавап алдылар. 

Шулай ук Шәгъбан аенда Рамазан ае башлану уңаеннан төшке аш әзерләнде. Җыелышта катнашучылар тәмле ризыклардан сыйланып, дога кылдылар. Һәрберсенә дә бүләк буларак зәм-зәм сулары таратылды. 

Барлык килүчеләр дә Рамазан аен исән-сау үткәрергә, уразаны тотарга дип, оештыручыларга үзләренең олы рәхмәтләрен җиткереп, таралыштылар.

 

фотолар: мөхтәсибәттән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев