Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск полиция хезмәткәрләре маньяк турында мәгълүматны кире какты

Менә инде берничә көн рәттән социаль челтәрләрдә генә түгел, мәктәп укучылары, аларның ата-аналары арасында шәһәрдә маньяклар төркеме барлыкка килгән, өч ай элек югалган бер кызның туракланган мәете табылган икән, дигән сүзләр йөри. -Өченче сыйныфта укучы кызым бу хакта ишетте дә, үзе генә мәктәпкә барудан баш тарта, "мине илтеп куегыз, килеп...

Менә инде берничә көн рәттән социаль челтәрләрдә генә түгел, мәктәп укучылары, аларның ата-аналары арасында шәһәрдә маньяклар төркеме барлыкка килгән, өч ай элек югалган бер кызның туракланган мәете табылган икән, дигән сүзләр йөри.
-Өченче сыйныфта укучы кызым бу хакта ишетте дә, үзе генә мәктәпкә барудан баш тарта, "мине илтеп куегыз, килеп алыгыз, куркам", дип әйтә, бу дөрес хәлме, - дип сорады күршедәге хатын.
Социаль челтәрләрдәге Лениногорск шәһәре, дигән биттәге мәгълүматлар буенча, Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге маньяк турындагы мәгълүматның дөрес булмавын әйткән. Бернинди һөҗүм итү, көчләү, балалары югалу турында полициядә мәгълүмат юк.
Өч ай элек югалган кызның мәете табылу турында мәгълүмат Казандагы вакыйгага охшаган. Әлеге фаҗиганың безнең шәһәргә катнашы юк, дигәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маньяк