Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе автосамосвал машиналы булды
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы.
Утырышның пленар өлешенә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында ветеринарларга махсуслаштырылган техника ачкычларын тапшырды.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе автопаркы Татарстан торак пунктларында биологик калдыкларны җыю өчен 10 ГАЗ автосамосвалы белән тулыланды. Шул машиналарның берсе – Лениногорск ветеринария берләшмәсенә тапшырылды.
«Ветеринария хезмәте үзенең матди базасын яхшырта. Инде 29 машина бар, һәм бүген ветеринарлар тагын 10 автомобиль ала. Безгә махсуслаштырылган техника санын 45кә җиткерергә кирәк», - диде республика җитәкчесе.
Ветеринария хезмәтенең нәтиҗәлелегенә кешеләрнең тормыш сыйфаты бәйле, дип ассызыклады Миңнеханов.
фото: https://rais.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев