Лениногорск районында өч законсыз чүплек ачыкланган
Татарстанда санитар-экологик икеайлык дәвам итә, экологик куркынычсызлык буенча рейдлар уза.
ТР Министрлар Кабинетының карарын үтәү кысаларында территорияләрне чистартуга һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән масштаблы уртак рейд узды.
Лениногорск юл иминлеге учреждениесе белгечләре ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең өлкән белгече белән берлектә Лениногорск районында юл сервисы объектларының һәм юл буе полосаларының торышын тикшерделәр.
Рейд нәтиҗәсендә производство калдыкларының законсыз рәвештә 3 чүплек ачыкланган.
Фото Эльвира Кирдянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев