Лениногорск районындагы 10нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесе арасына керде.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сочида “Россиянең ел тәрбиячесе – 2021” Бөтенроссия бәйгесе лауреатларының исемнәрен игълан иттеләр», - диелә хәбәрдә.
«Балалар белән педагогик чаралар» дигән сынау нәтиҗәләре буенча 83 катнашучы арасыннан иң яхшы 15 тәрбияче сайлап алынды. Алар абсолют җиңүче өчен көрәшне дәвам итәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/science/07-10-2021/leninogorsk-rayony-balalar-bakchasy-pedagogy-rossiyane-i-yahshy-15-t-rbiyachese-arasynda-5840354
Нет комментариев