Лениногорск районы кибетләрендә тиешсез вакытта алкоголь сату очраклары ачыкланды
Шәһәр һәм район кибетләрендә тиешсез вакытта спиртлы эчемлекләр сату очраклары теркәлгән.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләре рейд вакытында тиешсез вакытта спиртлы прдукөия сатучы сәүдә нокталарына тап булган. Мәсәлән, шәһәрдәге бер кибеттә 0,5 литр күләмле сыраны 9 сәгать 31 минутта сатып җибәргәннәр. Иске Иштирәктә исә 0,25 литр күләмле аракы 9 сәгать 05 минутта сатылган.
Әлеге фактлар буенча шәхси предпринимательләргә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе сайты.
http://gosalcogol.tatar.ru/rus/index.htm/news/1227490.htm
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев