Лениногорск районында 1000 квадрат метр мәйданда законсыз чүплек урыны табылган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында 1000 квадрат метр мәйданда законсыз чүплек урыны табылган

Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайты хәбәр итә.


Яңа Шөгер авылыннан көньякка таба 2 километр ераклыкта көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд вакытында законсыз рәвештә ташланган төзелешк  алдыкларына тап булалар. Чүп-чар ташланган территориянең мәйданы – 1 мең квадрат метр.  Чүп арасында документлар да табыла. Әлеге документлардан аңлашылганча, калдыклар Бөгелмә районыннан китерелүе дә мөмкин.

Билгеле булмаган  затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ тикшерү эше кузгатылган.

 

Чыганак һәм фото: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1979244.htm


Нет комментариев