Лениногорск районында мәктәп укучылары сыерчык оялары ясады (ФОТОЛАР)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында мәктәп укучылары сыерчык оялары ясады (ФОТОЛАР)

 Лениногорск районы мәктәпләрендә 4-9 апрель аралыгында экология темаларына сыйныф сәгатьләре, конкурс кошларга багышланган бәйрәмнәр үтте.

Алар барысы да санитар-экологик икеайлык кысаларында узды, белем бирү учреждениеләре шулай итеп, “Эккояз” конкурсына кушылуларын белдерделәр. 


Укучылар төрле чараларда катнашудан тыш, сыерчык оялары да ясап килде, аларны урман паркына, мәктәп янындагы агачларга беркеттеләр. Бу чарада балалар бакчалары да катнашты. 

Фотолар:http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/photoreport.htm/photoreport/3764307.htm


сыерчык оясы Лениногорск укучылары

Нет комментариев