Лениногорск районында спецтехника авариягә тарган (ФОТОлар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында спецтехника авариягә тарган (ФОТОлар)

Бүген төнлә Куакбаш авылы янында скважиналар ремонтлау агрегаты юл кырыена очкан.

"Урал" йөк  машинасының тормазлары тотмый башлый һәм ул кюветка әйләнеп төшә, дип хәбәр итә МЧС матбугат хезмәте.

7нче зональ коткару отряды хезмәткәрләре машинаның аккумуляторын ычкындырган, зыян күргән шоферны "Ашыгыч ярдәм" бригадасына тапшырган.


Нет комментариев