Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында төтенләп утырган чүплеккә 1,5 мең кубометр туфрак сипкәннәр

Лениногорск районында пыскып утырган чүплеккә 1,5 мең кубометр туфрак сипкәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”).

Бүген иртән районда каты көнкүреш калдыклары полигнонында чүп яна башлаган. Янгынның мәйданы 2000 кв. метр тәшкил иткән. Иртәнге сәгать унда янгынның таралуы чикләнгән, төш вакытына ут тулысынча сүндерелгән.
18.00 сәгатьтә пыскып утырган калдыкларга 1,5 мең кубометрдан артык туфрак сибелгән. Төтенләп утырган җирләргә су сибү дәвам итә. Бу вакыт эчендә ут капкан 2000 кв. метр чүплек мәйданы 350 кв. метрга кадәр кимегән.

Янгынны сүндерүдә 41 кеше һәм 25 берәмлек техника катнаша.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/29/166924/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев