Лениногорскиның 2нче мәктәбендә узган халык җыенында, Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы технологияләр нигезендә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
Лениногорск районы тулаем интернетка тоташтырылган. Аның 40%ы оптик технологияләрнең яңаларына нигезләнеп үткәрелгән. ТР Цифрлы технологияләр нигезендә үстерү министры Айрат Хәйруллин, 4нче микрорайонның халык җыенында шулай дип белдерде.
Үзенең чыгышында, ул Лениногорскилыларның " госуслуги" порталының иң актив кулланучылары булуына басым ясады. Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләрнең 70%ы интернет челтәрендә тоткарлыксыз "йөри" алуын әйтте.
Соңыннан ул лениногорскилыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/7065899.htm




Нет комментариев