Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәр Башкарма комитетына яңа җитәкче сайланды

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

 

 

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде: Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының яңа җитәкчесен сайлау, Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре бюджетын 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына икенче укылышта кабул итү һәм тагын берничә мөһим мәсьәлә.

 

Шәһәр депутатларының бердәм карары белән Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Сытдиков Риваль Равил улы сайланды.

Сытдиков Риваль Равил улы 1987 елның 2 апрелендә Лениногорск шәһәрендә туа. Белеме югары, икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. 2009 елның сентябреннән Лениногорск муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч, район башлыгының ярдәмчесе, оештыру бүлеге начальнигы вазыйфасында эшли.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев