Лениногорскида яшәүче, Ленинград урамының 43-45нче йортлары янында кар өемнәренең, юл һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкинлеге турында социаль челтәргә язып чыккан.
Ул бу урамда олы кар өемнәренең күз күремен каплап торуын әйткән. Шәһәр Башкарма комитеты аның шикаятен игътибарга алып, тиешле оешмага җибәргән. Әлеге йортлар яны кардан чистартылган.
Урамнарны кардан арындыру мәсьәләсендә Башкарма комитетына 8(85595)5-06 12 телефоны буенча, кабул итү бүлмәсенә шалтыратыгыз.
Нет комментариев