Лениногорск җырчысы Фәния Латыпова иҗат кичәсен уздырды (+фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск җырчысы Фәния Латыпова иҗат кичәсен уздырды (+фотолар)

Иҗат кичәсенә бик күп дуслары килде.

4 март көнне Мәдәният сарае концертлар залында,​ Лениногорск шәһәренең алыштыргысыз сандугачы,​ Шамил Бикчурин премиясе лауреаты-​ Фәния Латыпованың​ иҗат кичәсе булып узды.​

Кичә җыр- моңга бай булды. Фәния ханымның​ иҗатташ дуслары «Сүнмәс ялкын» - өлкәннәр җыр- бию ансамбле, «Зиләйлүк» вокаль ансамбле, «Астра» бию төркеме,​ үзләренең чыгышлары белән сөендерде.​

Илдус Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге​ «Моң чишмәсе» гармунчылар ансамбле үзенең дәртле көйләре белән кичәне тагын да ямьләндерде.

Фәния ханым үзе дә җырларын тамашачыга бүләк итте, дип хәбәр итә Мәдәният сарае инстаграмда.

Фотолар: https://www.instagram.com/dk_leninogorsk/


Нет комментариев