Лениногорск йөзүчеләре Әлмәттә осталыкларын күрсәтте
Күптән түгел Әлмәттә кышкы йөзү буенча 13нче ачык чемпионат үтте. Анда Татарстан шәһәрләреннән, Удмуртиядән, Мәскәү, Пермь краеннан командалар катнашты.
Төрле арага дистанцияләр бар иде: 25, 50, 100, 200, 500 метр ераклыкка ирекле йөзү, катнаш эстафета, 50 метрлы брасс.
Лениногорск командасында җиде кеше: Любовь Гыйләҗева, Илшат Мөхәмәтов, Сергей Карнаушенко, Рафаил Аскаров, Илфат Әбдиев, Юрий Демидов, Вячеслав Хаванов.
Ярыш нәтиҗәсе буенча безнең команда үз яшь категориясендә 14 алтын һәм 4 көмеш медаль алды. Катнаш эстафетада алар – икенче урында.
Фото: https://vk.com/leninogorsk_yarmarka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев