Лениногорск ЗАГСында быелның  бишенче пар игезәкләре теркәлде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГСында быелның бишенче пар игезәкләре теркәлде

Чираттагы игезәк малайлар шәһәребезнең Низамовлар гаиләсендә туган.

Май аенда якты дөньяга килгән малайларга Раиль һәм Рәмил исемнәре кушканнар. Балаларга, аларның әти-әниләренә  ныклы сәламәтлек һәм бәхетле, мул  озын тормыш телибез, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге.
Бу бәхетле гаиләне  котлап, без дә  ихластан  аларга саулык -иминлек, тыныч тормыш,  кояшлы көннәр телибез. Киләчәге  балаларның шат тавышы һәм ата-аналарның мәхәббәте белән тулып торсын!


Нет комментариев