Лениногорскида 500нче бала туу теркәлде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 500нче бала туу теркәлде

28 августта  Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә 500 нче баланың тууы теркәлде, дип хәбәр итәләр ЗАГСтан.


Иван һәм Мария  Ребровлар гаиләсенең көтеп алынган малайлары - Миронның тууын теркәү булды. 
ЗАГС  бүлеге белгече Трошихина Елена баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык,  малайга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк теләде. 

ФОТО: ЗАГС
 


Нет комментариев