Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 700дән артык кешегә пенсия гаризасыз гына билгеләнгән

Катлык буенча пенсия.

Лениногорскида яшәүче 722 кеше 2026 ел башыннан гаризасыз рәвештә картлык буенча пенсия алган. Бу хакта Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итте.

“Картлык буенча пенсия хәзер автомат рәвештә билгеләнә — шәхси мөрәҗәгать һәм белешмәләр җыюдан башка. Карар шәхси счет (ИЛС) мәгълүматлары нигезендә кабул ителә, анда инде иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициенты һәм башка мәгълүматлар күренә”, - дип сөйләде Айгөл Исламова.

Пенсия яше җитәргә бер ай кала булачак пенсионер «Госуслуги» порталында шәхси кабинетына хәбәр ала. Белешмәләрне тикшергәннән соң автомат билгеләнешкә ризалыкны раслау да җитә. Пенсия китерү ысулын (банк яки почта бүлеге аша) гражданин үзе сайлый.

Белешмә
2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу өчен түбәндәгеләр кирәк: хатын-кызлар өчен - 59, ирләр өчен 64 яшь. Шулай ук 15 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты булу.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев