Лениногорск районының 20нче номерлы бакча участогында ир кешенең аягы культиваторга элеккән. Хәл 17 май көнне кичке сәгать 7ләрдә була. Үз бакчасында ир-ат җир эшкәрткән вакытта культиватор аның аягын эләктереп ала. Ярдәмгә килгән коткару хезмәткәрләре бензорез белән культиваторны кисеп, аягын алганнар. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган, дип хәбәр ителә "Лениногорский журнал"да.
Лениногорск районының 20нче номерлы бакча участогында ир кешенең аягы культиваторга элеккән.
Нет комментариев