Район башлыгы Рәгать Хөсәенов атналык планерка вакытында үзәк хастаханәнең балалар стационары хирургия бүлеге мөдире, табиб-балалар хирургы Валерий Дмитриевич Никифоровны юбилее белән котлады һәм муниципаль берәмлек Советының Мактау Грамотасын тапшырды.
Валерий Дмитриевич күп еллардан бирле балалар хастаханәсендә эшли, ул бик оста хирург, диләр аның турында. Табиб июнь ахырында 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Котлыйбыз!
Нет комментариев