Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида балигъ булмаган яшүсмергә алкоголь сатучы "эләккән"

Лениногорскиның “Форпост” үзәге активистлары шәһәр кибетләренә рейд ясаган. Анда катнашырга ризалашкан балигъ булмаган бер кибеткә кереп, исерткеч эчемлек алып чыккан.

Ул чыгу белән “Форпост” активистлары кибеткә хокук саклау органнары белән бергә кергәннәр. Административ беркетмә төзелгән, хәзер кибетчегә дә, әлеге сату ноктасы хуҗасына да штраф түләргә туры киләчәк. 
Мондый рейдлар Лениногорскида еш үтә. Аның оештыручылары – “Форпост” үзәге, дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре. Былтыр 30 рейд узган, анда 11 кеше алкоголь продукциясен балигъ булмаганнарга саткан өчен штарфка тартылган. 2018 елның беренче рейдында бер сатучы”эләккән”.


Автор: Николай Орехов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев