Лениногорскида бер ир-ат әнисен вәхшиләрчә кыйнаган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бер ир-ат әнисен вәхшиләрчә кыйнаган

Лениногорскида 31 яшьлек иргә карата ачылган җинаять эшен суд караган. Аны исерек килеш әнисен ерткычларча кыйнауда гаеплиләр.

24 мартта бу ир-ат исерек була. Ул олы яшьтәге әнисе белән талаша башлый. Шуннан соң әнисенә кимендә сигез тапкыр йодрыклары белән суга. Аяклары белән типкәләп кыйный. Вәхши ир-ат әнисенең бөтен җиренә суга. Бармаклары белән яңагындагы тиресен тарттыра. Шулай кыйный торгач, карт ананың авыз кырые ертыла, дүрт кабыргасы сына, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен танымаган. Суд аны бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Чыганак:https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/17683/


Нет комментариев