Лениногорскида көчле буран, юлга чыкмавыгыз хәерлерәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида көчле буран, юлга чыкмавыгыз хәерлерәк

Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәккә начарланып, көчле бураннар, секундына 15-20 метр, көчәйгәндә...

Бүген кич һәм тәүлек дәвамында сакланып, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасы территориясендә юеш кар һәм яңгырга алмашучы кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәккә начарланып, көчле бураннар, секундына 15-20 метр, көчәйгәндә секундына 22-27 метрга кадәр җитүче (Казанда секундына 20-15 метр) көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән бозлавык фаразлый. Юлларда карт көртләре һәм бозлавык көтелә.
Лениногорскида 20-21 ноябрь көннәрендә болытлы көн, кар явачак, җилле көн, буран булуы ихтимал. Температура көндез -1, -9, төнлә -8, -10 градуска кадәр салкын.

погода в лениногорске

Нет комментариев