Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида депутатларының берләштерелгән сессиясе узды

Мэриядә шәһәр һәм район Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда муниципаль районда урта һәм кече бизнес үсеше, шәхси хуҗалыклар үсеше һәм төрле сораулар каралды. Безнең район социаль-икътисади күрсәткечләр ягыннан республика рейтингында 45 район арасында 13нче урынны алып тора. Бу хакта эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Михайлова...

Мэриядә шәһәр һәм район Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда муниципаль районда урта һәм кече бизнес үсеше, шәхси хуҗалыклар үсеше һәм төрле сораулар каралды.

Безнең район социаль-икътисади күрсәткечләр ягыннан республика рейтингында 45 район арасында 13нче урынны алып тора. Бу хакта эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Михайлова сөйләде. Бүгенге көндә муниципаль район территориясендә 2 меңнән артык кеше эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара. Аларда 7 меңнән артык хезмәткәр эшли. Күпчелеге сәүдә, төзелеш һәм эшкәртү өлкәсендә хезмәт итә. Зөлфия Габделхәмитовна әйтүенчә, эшмәкәрләр өчен Хөкүмәт тарафыннан төрле ярдәмнәр, программалар каралган.

Район җирлегендә шәхси хуҗалыклар турында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов сөйләде. Аның әйтүенчә, районда халыкның активлыгын ике юл белән үстерергә мөмкин: крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар. Районда уңышлы гына эшләп килүче фермерлар бар. 13 мең шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 1 мең 100 баш мөгезле эре терлек асрала. Дөрес, сыер саны күплеге белән мактана алмыйбыз. Хәзерге вакытта "Мини-ферма" программасы гамәлдә, ул да сыер санын арттырырга булышыр дип өметләнәләр. Быел исә җирле бюджет та программада катнашучыларга ярдәм күрсәткән, 3 миллион сум бүлеп бирелгән. Киләчәктә дә халык белән сөйләшүләр, аңлату эшләре алып барып, шәхси хуҗалык өлкәсендә үсеш булыр, ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, бездә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барыр өчен мөмкинлекләр бар, аларны кулланырга, шулай ук эшмәкәрлектә яңа юнәлешләр дә кертергә кирәк. Әлбәттә, эш бирүчеләргә хезмәткәрләренә карата тиешле хезмәт хакы түләп, кеше алдагы көне өчен ышаныч белән яшәсен, ди район башлыгы.

Сессиядә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев