Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эш урыннары ярминкәсе узды

Шәһәребезнең политехник колледжында мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр һәм эшләргә теләк белдерүчеләр өчен ярминкә узды.

Анда   17 эш бирүче оешма-предприятие катнашты. 
Меңләгән  вакансия арасында ир-атлар өчен машина йөртүче, токарь, слесарь, бораулаучы, эретеп ябыштыручы  иң популярлардан санала. Шәһәребез предприятиеләре, моннан тыш, сатучы, җыештыручы, аш пешерүче, ашханә хезмәтчәне  кебек хатын-кыз һөнәрләренә дә кытлык кичерә икән.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 170 кеше исәптә тора. Ел башыннан төрле шәһәрләр оешмалары катнашында алтынчы тапкыр  вакансияләр ярминкәсе оештырылган.
 

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова


Нет комментариев