Лениногорскида эшкә урнашу буенча Бөтенроссия ярминкәсе узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эшкә урнашу буенча Бөтенроссия ярминкәсе узачак

23 июньдә “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенроссия ярминкәсенең федераль этабы старт ала.

Лениногорскида эшкә урнашу ярминкәсе Мәшгульлек үзәге мәйданчыгында узачак.

Адресы: Гагарин урамы, 51нче йорт.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана. 

Ярминкәдә катнашу – буш вакансияләр турында күбрәк белү, әңгәмәгә яхшырак әзерләнү һәм эш алу мөмкинлекләрен арттыру мөмкинлеге, ди Мәшгульлек үзәге белгечләре.

Белешмәләр өчен телефоннар: : (85595) 5-59-07, 5-58-94, 6-08-50.

фото: http://leninogorsktrud.ru

 


Нет комментариев