Җир җиләге өлгергәнме, җыясызмы?
Быел каен җиләге, җир җиләге юкмы соң әллә ул безнең якларда. "Заман сулышы" журналисты шул турыда белеште.
Җиләк пешү белән аны сатучыларны базар тирәсендә күрергә була. Бүген базар тирәсендә каен һәм җир җиләген сатучылар күренмәде. Иң беренчеләрдән булып җиләк җыючы Фәния апаны очраттым. Бакча җиләге сатып утыра.
-Быел каен җиләге юк, кыш көне туңган. Ә җир җиләге кибеп беткән, яңгыр юк бит, - диде.
Мөэмин-Каратайда яшәүче Рәмзия апа Шәмсуарова да җир җиләге юк быел, кибет беткән, дигән фикер эйтте.
Ә Казан тирәсендәге районнарда җиләк бар бит, каенныкы да, җир җиләге дә. Халык рәхәтләнеп җыя, социаль челтәрләргә безне кызыктырып фотолар да куялар әле.
Зилә Мөдәррисова архивындагы фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев